Ай тулганда

Когда луна полна

Исполнитель

Неизвестен

Создано

November 13, 2025

Последнее обновление

November 13, 2025

Оригинальный текст

Ай күзләде тәрәзәгә, Икебезне дә сөеп. Ай тулганда сагындыра, Үзәкләрне өздереп. Көтәм сине ай тулганда, Дөнья нурлы булганда. Ай да булып килерсеңме, Күңелләрем тулганда. Бер уйлыйм да онытыйм дип, Бер уйласам моңланам. Тулган айны сиңа тиңлим, Нурларында юынам. Көтәм сине ай тулганда, Дөнья нурлы булганда. Ай да булып килерсеңме, Күңелләрем тулганда. Хатларыңны көтеп арыгач, Тулган айга табынам. Сагынам, дип хәбәр юллыйм, Ай нурлары артына. Көтәм сине ай тулганда, Дөнья нурлы булганда. Ай да булып килерсеңме, Күңелләрем тулганда.

Русский перевод

Луна заглянула в окно, Обняв нас обоих. Когда луна полна, тоскую, Сердца наши тревожа. Жду тебя, когда луна полна, Когда мир залит светом. Придешь ли ты, как луна, Когда сердце мое полно? Одно думаю, чтобы забыть, Другое думаю - плачу. Полную луну тебе пою, В её лучах исчезну. Жду тебя, когда луна полна, Когда мир залит светом. Придешь ли ты, как луна, Когда сердце мое полно? Исстрадавшись в ожидании писем, К полной луне склоняюсь. Шлю весточку: "Тоскую", За лунным светом. Жду тебя, когда луна полна, Когда мир залит светом. Придешь ли ты, как луна, Когда сердце мое полно?

Предложить исправление