Аккош сагышы

Печаль лебедей

Исполнитель

Неизвестен

Создано

November 13, 2025

Последнее обновление

November 13, 2025

Оригинальный текст

Зәңгәр күлдә йөзгән аккошлардан Сораганың бармы серләрен? Зәңгәр күлдә йөзгән аккошлардан Сораганың бармы серләрен? Күл буйлары тулган сагыш-моңга, Сагына икән алар кемнәрен? Күл буйлары тулган сагыш-моңга, Сагына икән алар кемнәрен? Үзәкләрне өзә сагышлары, Аерылгандыр алар парыннан. Үзәкләрне өзә тавышлары, Аерылгандыр алар парыннан. Кабат табу авыр, аерылсаң Өзелеп-өзелеп сөйгән ярыңнан. Газаплары авыр, аерылсаң Өзелеп-өзелеп сөйгән ярыңнан. Аккош кайтыр, киткән юлларыннан Парын табар зәңгәр күленнән. Аккош кайтыр, киткән юлларыннан Парын табар зәңгәр күленнән. Уйларымда йөртәм гомерем буе, Ала алмам сине күңелемнән. Уйларымда йөртәм гомерем буе, Ала алмам сине күңелемнән.

Русский перевод

У лебедей, что плавают в синем озере, Спрашивал ли ты их тайны? У лебедей, что плавают в синем озере, Спрашивал ли ты их тайны? Берега озера полны печали и тоски, О ком же тоскуют они? Берега озера полны печали и тоски, О ком же тоскуют они? Их печаль терзает сердца, Разлучены они со своей парой. Их голоса разрывают душу, Разлучены они со своей парой. Трудно найти вновь, если разлучишься, Отрываясь, разрываясь с любимой половинкой. Тяжелы страдания, если разлучишься, Отрываясь, разрываясь с любимой половинкой. Лебедь вернётся по тем путям, что прошёл, Найдёт свою пару в синем озере. Лебедь вернётся по тем путям, что прошёл, Найдёт свою пару в синем озере. В мыслях несу тебя всю свою жизнь, Не могу изъять тебя из сердца. В мыслях несу тебя всю свою жизнь, Не могу изъять тебя из сердца.

Предложить исправление