Оригинальный текст
Йомшак басып килә Сәрвиназ,
Күңелдә уйный дәртле саз,
Таң җиледәй туа саф аваз,
Ераклардан яңгырый кайтаваз.
Кушымта:
Сәрвиназ, Сәрвиназ!
Һәрбер күзәнәгең тулы наз,
Карашларың якты - зәңгәр яз,
Сине сурәтләргә сүзем аз.
Зифа гәүдәсенә ярашып
Җилләр исә, чәчин тарашып.
Җырлый-җырлый аккан агымсу
Чакыра аны, булса ямансу.
Ярсу коштай ярсу күңеле
Алып менә биек тауларга.
Йөрәгенә утлар кабынгач,
Серен сөйли бөдрә талларга.
Русский перевод
Мягко ступаешь ты, Сарвиназ,
В душе играет страстный голос,
Как утренний ветерок - чистый звук,
Издалека звучит голосок.
Припев:
Сарвиназ, Сарвиназ!
В каждом взгляде твоём - ласка,
Твой взор яркий - как светлый лет,
Тебя описать - слов не хватит.
Под стать стройному телу
Ветер дует, волосы развевает.
Певуче льётся струя,
Зовёт её, если доброй душой.
Любовь, как птица, в душе
Ведёт на высокие горы.
Как сердце вспыхнет огнём,
Тайны шепчет темным долам.