Ямьле Агыйдел буйлары (дүртенче вариант)

Берега Айдела (Четвертый вариант)

Создано

November 13, 2025

Последнее обновление

November 13, 2025

Оригинальный текст

Агыйделкәй кайда, ай, тугайда, Агыйделкәй кебек су кайда. Агыйделкәйләрнең, ай, һавасы Җанга рәхәт, тәнгә зур файда. Ямьле Агыйдел буйлары ла Бетерәдер хәсрәтле уйларны шул, Бетерәдер хәсрәтле уйларны. Идел суын эчсәң, ай, һуш керә, Талган беләкләргә көч керә. Безне генә сөйләр хас дошманнар, Йоклаганда, куркып төш күрә. Ямьле Агыйдел буйлары ла Бетерәдер хәсрәтле уйларны шул, Бетерәдер хәсрәтле уйларны. Агыйделкәй сыуы, ай, шифалы, Тултырып алаекчы шешәне, Агыйделкәй суын, ай, эчкәнгә, Кайгылардан эчем бушады. Ямьле Агыйдел буйлары ла Бетерәдер хәсрәтле уйларны шул, Бетерәдер хәсрәтле уйларны. Агыйделкәйләрнең, ай, буенда, Сандугачлар сайрый шомыртта. Идел суы эчкән ир-егетләр Яман теләк йөретмәс уйында. Ямьле Агыйдел буйлары ла Бетерәдер хәсрәтле уйларны шул, Бетерәдер хәсрәтле уйларны. Агыйделкәй суы, ай, тын икән, Яр читтәре бигерәк комлы икән. Агыйделдә үскән, ай, кызларның Тавышлары бигерәк моңлы икән. Ямьле Агыйдел буйлары ла Бетерәдер хәсрәтле уйларны шул, Бетерәдер хәсрәтле уйларны.

Русский перевод

Где, скажи, в тугаях Айдела, Где вода, подобная Айделу. Атмосфера Айделей, скажи, Для души покой, для тела большая польза. Берега Ямьле-Айдела Тоскливые мысли прогонят, Тоскливые мысли прогонят. Если пьешь воду Идела, скажи, приходит здравие, К утомленным мускулам приходит сила. Только наши враги говорят нам, Когда спим, во сне видим кошмары. Берега Ямьле-Айдела Тоскливые мысли прогонят, Тоскливые мысли прогонят. Вода Айделей, скажи, целебная, Наполняем бутылку для выпивки, Воду Айделей, скажи, выпив, От печалей сердце освобождается. Берега Ямьле-Айдела Тоскливые мысли прогонят, Тоскливые мысли прогонят. На берегах Айделей, скажи, Соловьи поют в кустарнике. Мужчины, пившие воду Идела, Не носят злых пожеланий в уме. Берега Ямьле-Айдела Тоскливые мысли прогонят, Тоскливые мысли прогонят. Вода Айделей, скажи, спокойная, Берега ещё песчанее. Голоса девушек, выросших на Айделе, скажи, Еще более мелодичны. Берега Ямьле-Айдела Тоскливые мысли прогонят, Тоскливые мысли прогонят.

Предложить исправление