Азамат (беренче вариант)

Азамат (первый вариант)

Создано

November 13, 2025

Последнее обновление

November 13, 2025

Оригинальный текст

Еракларга гына күренә микән Ирәндеккәй тавының ак ташы, Ирәндеккәй тавының ак ташы? Кая гына бармый, ниләр күрми Ир егеткәй белән ат башы, Ир егеткәй белән ат башы, Азамат җиккән кара атның Арт аягы аның ак булыр, Арт аягы аның ак булыр. Ир егеткәй кайда йөресә дә, Кылган эше аның хак булыр, Кылган эше аның хак булыр. Тубылгы ла агач зур булмас, Арасыннан үтәр юл булмас, Арасыннан үтәр юл булмас. Кайда ла барсаң, дусың булсын, Дус-иш барда ирләр хур булмас. Дус-иш барда ирләр хур булмас.

Русский перевод

Вдаль видно ли Белый камень на склоне Ирендек, Белый камень на склоне Ирендек? Куда бы ни шёл, что бы ни видел Со смелым юношей конская голова, Со смелым юношей конская голова, У Азамата, что оседлал чёрного коня, Задние ноги его будут белыми, Задние ноги его будут белыми. Где бы ни ходил смелый юноша, Дела его будут справедливыми, Дела его будут справедливыми. Даже если дерево Тубылгы и велико, Между ними не будет прохода, Между ними не будет прохода. Куда бы ни пошёл, пусть будет друг, Пусть мужчины не будут в позоре с другом-товарищем. Пусть мужчины не будут в позоре с другом-товарищем.

Предложить исправление