Гөлнәзирә (беренче вариант)

Гульнара (первый вариант)

Добавлено
08.01.2026
Обновлено
14.08.2026

Оригинальный текст

Сиңа әйтер сүзем бар: Бездә кунак кызы бар. Кунак кызын күрим, дисәң. Гармун ал да безгә бар. Очып-очып биеп ала Кунак кызы гармунга. Иртәгә үк булмаса да. Кавышырлар бу айда. Ай-һай, Гөлнәзирә, Матур баса түгелме? Матур басып биегәндә Кузгатадыр күңелне. Сулар ага арыктан, Кызлар карый ярыктан. Сикереп төшеп биер идем, Оялам шул халыктан. Кара бүрек, тар бүрек лә, Кидең ни, кимәдең ни. Кеше белән уртак ярны Сөйдең ни, сөймәдең ни. Ай-һай, Гөлнәзирә, Матур баса түгелме? Матур басып биегәндә Кузгатадыр күңелне.

Русский перевод

Есть у меня словечко: У нас гостья-девушка. Если ты увидишь девушку-гостью, Пусть идёт к нам с аккордеоном. Парит-порхает, танцуя, Девушка-гостья с аккордеоном. Даже если и не завтра. В этом месяце они встретятся. Ах, Гульнара, Разве не красива в танце? Когда танцует красиво, Она трогает сердце. Воды текут из канала, Девушки подглядывают сквозь щель. Я прыгнула бы в танце, Но стесняюсь этого народа. Чёрная шапка, узкая шапка, Носил ли ты её, не носил ли. Того, кто общий с другими, Любил ли ты, не любил ли. Ах, Гульнара, Разве не красива в танце? Когда танцует красиво, Она трогает сердце.