Туган өй тәрәзәсе

Окно родного дома

Участники

Рим Хасанов / Б. Гараев

Композитор

Рим Хасанов

Автор текста

Б. Гараев

Создано

November 10, 2025

Последнее обновление

November 10, 2025

Оригинальный текст

Туган авылым уртасында Бер гади генә өйдә. Кайтыр диеп ераклардан Мине әнием көтә. Утларын яктыртып куя, Тәрәз төбендә кичен. Бала кайтып өй яныннан Узып китимәсен өчен. Онытылмас болыннары, Су буе әрәмәсе, Әнкәй ут яндырып, мине көткән Туган өй тәрәзәсе. Бала чагым, үсмер чагым, Туган йортымда калды. Бу өйләрдә иң бәхетле, Шатлыклы көннәр узды. Он(ы)тырсыңмы җылы биргән Әниемнең кулларын? Чишмә суын алып кайтып Пешергән аш-суларын? Онытылмас болыннары, Су буе әрәмәсе, Әнкәй ут яндырып, мине көткән Туган өй тәрәзәсе. Һич онытмам авылымны, Юлларым югалса да. Кара чәчем көмеш булып, Башны чал капласа да. Онытылмас болыннары, Туган як әрәмәсе, Әнкәй ут яндырып, мине көткән Туган як тәрәзәсе.

Русский перевод

В центре родной деревни В простом, скромном доме Издалека, что вернусь я, Меня мама ждёт. Огонь зажжёт, не гася, У окна вечерами, Чтобы дитя, домой вернувшись, Мимо не прошло. Незабываемые луга, Берег реки родимый, Где мама свет зажгла, меня встречая, Окно родного дома. Моё детство, юность ранняя В родном доме остались. В этих стенах самые счастливые, Радостные дни прошли. Разве забудешь теплоту Маминых нежных рук? И как она, воды принеся из родника, Готовила еду? Незабываемые луга, Берег реки родимый, Где мама свет зажгла, меня встречая, Окно родного дома. Никогда не забуду деревню, Хоть дороги и затеряны. Пусть чёрные волосы серебром станут, Пусть седина голову покроет. Незабываемые луга, Родные края берег, Где мама свет зажгла, меня встречая, Окно родных краёв.

Предложить исправление