Тәлгәштәге җиләкләрдәй,
Бергә булдык үскәндә.
Тик бөгелеп баш имәдек,
Салкын җилләр искәндә.
Кушымта:
Гармун алып кулларыма,
Авыл көйләре сузам.
Туганнарым, араларга
Төшә күрмәсен тузан.
Туганнарым килер, диеп,
Кар көрим бураннарда.
Сабырлыклар бирсен Ходай
Тугансыз булганнарга.
Кушымта:
Гармун алып кулларыма,
Авыл көйләре сузам.
Туганнарым, араларга
Төшә күрмәсен тузан.
Ай-йолдызлар балкысын, дип,
Кояш та бата кичен.
Яшәсен туганнарым, дип,
Җан атам сезнең өчен.
Кушымта:
Гармун алып кулларыма,
Авыл көйләре сузам.
Туганнарым, араларга
Төшә күрмәсен тузан.
Русский перевод
Словно ягоды на веточке,
Вместе росли мы когда-то.
Но головы не склоняли,
Когда холодные ветры дули.
Припев:
Взяв гармонь в свои руки,
Деревенские песни играю.
Мои родные, пусть меж вами
Никогда не ляжет пыль.
Что родные придут, мол,
Жду я в снежных метелях.
Пусть даст Бог терпения
Тем, кто остался без родных.
Припев:
Взяв гармонь в свои руки,
Деревенские песни играю.
Мои родные, пусть меж вами
Никогда не ляжет пыль.
Чтоб луна и звёзды сияли,
Солнце заходит вечером.
Чтобы жили мои родные,
Душу отдам я за вас.
Припев:
Взяв гармонь в свои руки,
Деревенские песни играю.
Мои родные, пусть меж вами
Никогда не ляжет пыль.