Бик еш төштә күрәм иске өйне,
Иске өем - бала чакның йөзе.
Үткәннәрне күрсәм иске өйдә
Якты уйлар үзәгемне өзә.
Иске өйне бик еш төштә күрәм,
Иске өйне бик еш төштә күрәм.
Таралыштык канатыбыз ныгып,
Кайткылыйбыз сирәк, бик сагынып.
Гел кайтабыз туры яңа өйгә,
Төгәлмәгән дөнъя кайткан көйгә.
Иске өйне бик еш төштә күрәм,
Иске өйне бик еш төштә күрәм.
Иске өем, ул бит кош оясы,
Дәү әтием, әткәемнең ягы.
Иске өем базар ыгы - зыгы,
Әнкәйнең дә әле япь - яшь чагы.
Иске өйне бик еш төштә күрәм,
Иске өйне бик еш төштә күрəм.
Русский перевод
Очень часто во сне вижу старый дом,
Старый дом мой - лицо детских лет.
Когда вижу в старом доме прошлое,
Светлые мысли пронзают мне сердце.
Старый дом очень часто во сне вижу,
Старый дом очень часто во сне вижу.
Разлетелись мы, окрепли крылья,
Возвращаемся редко, сильно скучая.
Всё возвращаемся прямо в новый дом,
Не закончив дела, в каком застали мир.
Старый дом очень часто во сне вижу,
Старый дом очень часто во сне вижу.
Старый дом мой - ведь это птичье гнездо,
Дедушки моего, бабушки сторона.
Старый дом мой - базарная суета,
Мамы моей ещё молодые года.
Старый дом очень часто во сне вижу,
Старый дом очень часто во сне вижу.