Түзмичә булмый

Не вытерпеть

Участники

Зиннур Сафиуллин / Азалия Сафарханова

Создано

November 10, 2025

Последнее обновление

November 10, 2025

Оригинальный текст

Ялгышлар була, юллар гел борма, Тигез акмый һәрчакта елга. Сукмактан узам, юлларда тузан, Сыкрап елый йөрәк шул заман. Түзмичә булмый, кемнәр сыналмый, Сынауларсыз бу тормыш бармый. Һәр көннең тәмен, дөньяның ямен Аңлап ныграк әле яшимен. Ерак аралар, һәрбер яралар Төзәлмәс бит, яшәр гел алар. Күзләрдән китми, сүзләрем җитми, Йөрәккәем нишләргә белми. Түзмичә булмый, кемнәр сыналмый, Сынауларсыз бу тормыш бармый. Һәр көннең тәмен, дөньяның ямен Аңлап ныграк әле яшимен. Сукмаклар буйлап, урамнар урап, Узып барам яшьлекне уйлап. Урамнар тып-тын, йөрәгем купкын, Елгаларда уйныйдыр дулкын. Түзмичә булмый, кемнәр сыналмый, Сынауларсыз бу тормыш бармый. Һәр көннең тәмен, дөньяның ямен Аңлап ныграк әле яшимен.

Русский перевод

Ошибки бывают, дороги все кривы, Река не всегда течет ровно. Схожу я с тропы, на дорогах пыль, Сердце рыдает в те мгновенья. Не вытерпеть, кто же не испытан, Без испытаний не бывает жизни. Вкус каждого дня, красоту мира Познав покрепче, еще поживу я. Далекие расстояния, каждая рана Не заживет ведь, будут жить вечно. Из глаз не уходит, слов моих не хватает, Сердце мое не знает, что делать. Не вытерпеть, кто же не испытан, Без испытаний не бывает жизни. Вкус каждого дня, красоту мира Познав покрепче, еще поживу я. Вдоль тропинок, обходя улицы, Иду вперед, вспоминая молодость. Улицы тихи, сердце взволновано, На реках играют волны. Не вытерпеть, кто же не испытан, Без испытаний не бывает жизни. Вкус каждого дня, красоту мира Познав покрепче, еще поживу я.

Предложить исправление