Йөрәкләргә шакыйм

Стучусь в сердца

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
02.08.2026

Оригинальный текст

Туган телнең киләчәген уйлап, Көлдән тудым кабат... Кемгә кирәк йөрәгеңдә йөргән Мәхаббәтле газап?.. Ялан тәпи салкын бозга басып, Түнә-түнә, балкыйм... "Ачыгыз!", дип, кешеләрнең бикле Йөрәкләрен шакыйм, йөрәкләрен шакыйм... Беркемгә дә беркем кирәк түгел, Үз көчеңне җуйсаң... Яшәү мөмкин җирдә тик елмаеп, Әгәр ерткыч булсаң... Ялан тәпи салкын бозга басып, Түнә-түнә, балкыйм... "Ачыгыз!", дип, кешеләрнең бикле Йөрәкләрен шакыйм, йөрәкләрен шакыйм... Чыкмаган җан, анда шайтан түгел, Һаман өмет яши... Шул өметне көрәш җыры итеп, Горур кеше яши... Ялан тәпи салкын бозга басып, Түнә-түнә, балкыйм... "Ачыгыз!", дип, кешеләрнең бикле Йөрәкләрен шакыйм, йөрәкләрен шакыйм...

Русский перевод

О будущем родного языка размышляя, Вновь из пепла восстаю... Кому нужна живущая в сердце Мучительная любовь?.. Босиком ступая по холодному льду, Спотыкаясь, светясь... «Откройтесь!», - взываю, в закрытые Сердца людей стучусь, в сердца стучусь... Никому никто не нужен вовсе, Коль растратил силы ты... Жить на свете можно, лишь улыбаясь, Если хищником быть... Босиком ступая по холодному льду, Спотыкаясь, светясь... «Откройтесь!», - взываю, в закрытые Сердца людей стучусь, в сердца стучусь... Пока душа не вышла, это не дьявол, Всё ещё надежда жива... Эту надежду песней борьбы сделав, Гордый человек живёт... Босиком ступая по холодному льду, Спотыкаясь, светясь... «Откройтесь!», - взываю, в закрытые Сердца людей стучусь, в сердца стучусь...