Үткәннәр

Прошлое

Участники

Айдар Тимербаев / Айрат Шайхетдинов

Композитор

Айдар Тимербаев

Автор текста

Айрат Шайхетдинов

Создано

November 10, 2025

Последнее обновление

November 10, 2025

Оригинальный текст

Кем белән булгансың, Кем белән кунгансың, Белмимен, теләмим белергә. Ул чакта үпкәннәр Инде бит үткәннәр. Ник кирәк тикшереп йөрергә? Хәзер син янымда, Мин синең назыңда, Бездән дә бәхетле кеше юк. Электән ни булган, Яныңда кем торган, Анысында минем эшем юк. Карамыйм үткәнгә, Алда ни көткәнгә, Сөямен сөюдә мин бүген! Кояш бит күңелдә, Нурлары түгелә Балкытып, яшәүнең зур күген. Хәзер син янымда, Мин синең назыңда, Бездән дә бәхетле кеше юк. Электән ни булган, Яныңда кем торган, Анысында минем эшем юк. Үткәннәр үткәннәр, Үләннәр үскәннәр, Җир өсте капланган яшелгә. Йолкымый үләнен Шул яшел келәмнең, Кирәктер сөелеп яшәргә. Хәзер син янымда, Мин синең назыңда, Бездән дә бәхетле кеше юк. Электән ни булган, Яныңда кем торган, Анысында минем эшем юк.

Русский перевод

С кем ты была, С кем встречалась, Не знаю, не хочу я знать. Те обиды давние Уже ведь в прошлом. Зачем нужно разбираться? Теперь ты рядом со мной, Я в твоей нежности, Нет счастливее нас людей. Что было раньше, Кто был с тобой рядом, В этом моё дело не моё. Не смотрю я в прошлое, Что ждёт впереди, Люблю я любовью сегодня! Ведь солнце в душе, Лучи его льются, Озаряя великое небо жизни. Теперь ты рядом со мной, Я в твоей нежности, Нет счастливее нас людей. Что было раньше, Кто был с тобой рядом, В этом моё дело не моё. Прошлое прошло, Травы выросли, Земля укрылась зеленью. Сверкает трава Того зелёного ковра, Нужно радоваться жизни. Теперь ты рядом со мной, Я в твоей нежности, Нет счастливее нас людей. Что было раньше, Кто был с тобой рядом, В этом моё дело не моё.

Предложить исправление