Син назлар эзләмә үземнән,
Ышаныч җепләре өзелгән.
Тарсынып җаныма кагылам,
Син идең яратып табылган.
Елларым үттеләр, киттеләр,
Күземнән яшьләрем киптеләр.
Җыелган ачуым таралды,
Каралган болытлар агарды.
Син идең бәхетем чаткысы,
Сөюнең яктысы, татлысы.
Ник салып таптадың хисләрне,
Сагышлы иттең син кичләрне.
Елларым үттеләр, киттеләр,
Күземнән яшьләрем киптеләр.
Җыелган ачуым таралды,
Каралган болытлар агарды.
Син назлар эзләмә үземнән,
Ышаныч җепләре өзелгән.
Тарсынып җаныңа кагылам,
Син идең яратып табылган.
Елларым үттеләр, киттеләр,
Күземнән яшьләрем киптеләр.
Җыелган ачуым таралды,
Каралган болытлар агарды.
Русский перевод
Не ищи нежности от меня,
Нити доверия порваны.
Осторожно к душе прикасаюсь,
Ты был найден с любовью когда-то.
Годы мои прошли, ушли,
Слёзы мои из глаз иссякли.
Накопленная злость рассеялась,
Тёмные тучи посветлели.
Ты был счастья моего вершиной,
Любви моей светом и сладостью.
Зачем попрал ты все чувства,
Сделал печальными вечера.
Годы мои прошли, ушли,
Слёзы мои из глаз иссякли.
Накопленная злость рассеялась,
Тёмные тучи посветлели.
Не ищи нежности от меня,
Нити доверия порваны.
Осторожно к душе прикасаюсь,
Ты был найден с любовью когда-то.
Годы мои прошли, ушли,
Слёзы мои из глаз иссякли.
Накопленная злость рассеялась,
Тёмные тучи посветлели.