Карлыгачым (өченче вариант)

Моя ласточка (третий вариант)

Участники

Риваль Хисматуллин / Айгуль Валиуллина

Автор текста

Айгуль Валиуллина

Создано

November 10, 2025

Последнее обновление

November 10, 2025

Оригинальный текст

Күрәсең: күктә бәргәләнә Парын җуйган ялгыз карлыгач. Синнән башка күптән төннәр айсыз, Көннәремдә күптән юк кояш. Карлыгачым күкләр киңлегендә Нигә урын тапмый, димәгез. Карлыгачтай ятим калган чагым: Ялгыз җанга ялгыш тимәгез. Карлыгачның парлы канатларын Усал җилләр нигә каерган? Сине миннән, мине синнән язмыш Ачы ният белән аерган. Карлыгачым күкләр киңлегендә Нигә урын тапмый, димәгез. Карлыгачтай ятим калган чагым: Ялгыз җанга ялгыш тимәгез. Оя итче тәрәз капкачына, Карлыгачым, төшеп яныма. Чит-ятларны якын итми йөрәк, Әле һаман сиңа табына. Карлыгачым күкләр киңлегендә Нигә урын тапмый, димәгез. Карлыгачтай ятим калган чагым: Ялгыз җанга ялгыш тимәгез. Карлыгачтай ятим калган чагым: Ялгыз җанга ялгыш тимәгез...

Русский перевод

Видишь: в небе кружит Одинокая ласточка, потерявшая пару. Без тебя давно ночи безлунны, В моих днях давно нет уже солнца. Моя ласточка в небесном просторе Не находит приюта - не судите. Когда я, как ласточка, осиротела: Не вините одинокую душу. Крылья парные ласточки Злые ветра зачем искалечили? Тебя от меня, меня от тебя судьба С горьким умыслом разлучила. Моя ласточка в небесном просторе Не находит приюта - не судите. Когда я, как ласточка, осиротела: Не вините одинокую душу. Гнездо бы свила на оконной раме, Моя ласточка, спустившись ко мне. Чужих не полюбит сердце родными, Всё ещё лишь к тебе я стремлюсь. Моя ласточка в небесном просторе Не находит приюта - не судите. Когда я, как ласточка, осиротела: Не вините одинокую душу. Когда я, как ласточка, осиротела: Не вините одинокую душу...

Предложить исправление