Алдандым язларга

Обманулась весною

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Язларда табылдың, Иңемә сарылдың, Яктыртып язмышым иртәсен. "Үтәр" дип уйладым, Ялгышты уйларым, Гомергә син гашыйк иткәнсең. Ышандым язларга, Алдандым назларга, Күңелем төсләре алышты! Ышандым назларга, Алдандым язларга, Йөрәгем аң белән ярышты. Кояшка тиңләдем, Башканы күрмәдем, Йөрәгем зарыгып наз көтте. Сөюнең нурлысы, Сөюнең җылысы Эремәс җанымны эретте. Ышандым язларга, Алдандым назларга, Күңелем төсләре алышты! Ышандым назларга, Алдандым язларга, Йөрәгем аң белән ярышты.

Русский перевод

Весной тебя нашла, К плечу ты прижался, Озаряя завтра моей судьбы. "Пройдет" - я думала, Ошибочны мысли были, Навеки ты влюбил меня. Поверила весне я, Обманулась лаской нежной, В душе моей все краски изменились! Поверила я ласкам, Обманулась той весною, Сердце с разумом моим сразилось. С солнцем я сравняла, Другого не видала, Сердце трепетно твоих ласк ждало. Твоей любви сиянье, Твоей любви тепло Душу мою нетающую растопило. Поверила весне я, Обманулась лаской нежной, В душе моей все краски изменились! Поверила я ласкам, Обманулась той весною, Сердце с разумом моим сразилось.