Яшьлегем капкалары

Ворота моей юности

Участники

Дилюс Шайхразиев / Айгуль Валиуллина

Автор текста

Айгуль Валиуллина

Создано

November 10, 2025

Последнее обновление

November 10, 2025

Оригинальный текст

Яшьлегем капкаларының Бикләрен алсаң иде, Гомернең гүзәл чагында Яшьлектә калсаң иде. Яшьлеккә кайтып килергә Сүз куштым хәтеремә. Шул якларга борма юлны Белә тик хәтер генә. Тәүге ярым көтә сыман Яшьлек капка төбендә. Хәтта уйга бирелсәм дә, Күңел назга төренә. Яшьлегем капкаларына Бер кагып карыйм әле. Яшьлектә калган ярларны Бер эзләп табыйм әле. Яшьлегем капкаларының Бикләрен алсаң иде, Гомернең гүзәл чагында Яшьлектә калсаң иде. Яшьлеккә кайтам да хәзер Капка төбенә чыгам. Көнбагыш сузган булып син Тотарсың кинәт кулдан. Ә мин читкә тартылырмын, Ә син кочып алырсың, Беркемгә дә әйтелмәгән Назлы сүзләр табарсың. Яшьлегем капкаларына Бер кагып карыйм әле. Яшьлектә калган ярларны Бер эзләп табыйм әле. Яшьлегем капкаларының Бикләрен алсаң иде, Гомернең гүзәл чагында Яшьлектә калсаң иде.

Русский перевод

Если б замки ворот Моей юности снять, В прекрасную пору жизни В молодости остаться. Вернуться в юность - Слово дала я памяти. Дорогу в те края Знает лишь память одна. Первая любовь ждёт, кажется, У ворот юности. Даже погрузившись в мысли, Сердце нежностью полнится. К воротам моей юности Постучусь-ка я. Друзей, что остались в юности, Попытаюсь найти. Если б замки ворот Моей юности снять, В прекрасную пору жизни В молодости остаться. Возвращаюсь в юность я сейчас, Выхожу к воротам. Ты, протянувший подсолнух, Вдруг берёшь меня за руку. А я в сторону отстраняюсь, А ты обнимаешь, Никому не сказанные Нежные слова находишь. К воротам моей юности Постучусь-ка я. Друзей, что остались в юности, Попытаюсь найти. Если б замки ворот Моей юности снять, В прекрасную пору жизни В молодости остаться.

Предложить исправление