Ак чәчәкләр (дүртенче вариант)

Белые цветы (четвёртый вариант)

Участники

Вил Усманов / Айгуль Ахметгалиева

Композитор

Вил Усманов

Создано

November 10, 2025

Последнее обновление

November 10, 2025

Оригинальный текст

Ак чәчәкләр, ап-ак язлар микән? Ак өметләр микән көзләрдә? Аклык эзләп, аклык күзләп үткән Гомер үзе нинди төсләрдә? Ак гөлләрдән җан җылысы алып, Йөрәкләргә саласы иде. Ак чәчәкләр кебек ап-ак булып, Саф күңелле каласы иде. «Яшәү» дигән татлы сүзгә сыйган Сер ачкычы кайда, кем белә? Таң күзеннән гүя безнең гомер Чык тамчысы булып түгелә. Ак гөлләрдән җан җылысы алып, Йөрәкләргә саласы иде. Ак чәчәкләр кебек ап-ак булып, Саф күңелле каласы иде. Гомер таҗын өзә ачы җилләр, Җаннар елый шулчак, нишләргә? Ак чәчәкләр йолдыз булып яна Өмет нуры сүнгән кичләрдә. Ак гөлләрдән җан җылысы алып, Йөрәкләргә саласы иде. Ак чәчәкләр кебек ап-ак булып, Саф күңелле каласы иде.

Русский перевод

Белые цветы, белоснежная весна ли? Белые надежды ли в глазах горят? Ища чистоту, чистоту храня, прошла Сама жизнь - в каких же красках? От белых цветов душевное тепло взяв, В сердца вложить бы хотелось нам. Белыми цветами такими же белыми став, С чистой душой остаться бы хотелось нам. В сладком слове «жизнь» сокрыт Ключ от тайны - где он, кто узнал? Словно с утренней росы наш век Каплей чистой на землю упал. От белых цветов душевное тепло взяв, В сердца вложить бы хотелось нам. Белыми цветами такими же белыми став, С чистой душой остаться бы хотелось нам. Венец жизни рвут жестокие ветра, Души плачут так, что делать нам? Белые цветы звездою горят В вечерах, где свет надежды погас. От белых цветов душевное тепло взяв, В сердца вложить бы хотелось нам. Белыми цветами такими же белыми став, С чистой душой остаться бы хотелось нам.

Предложить исправление