Оригинальный текст
Үз бәяңне беләсең дә кебек,
Белмисең дә кебек кайвакыт.
Ул бит сиңа лаек түгел, түгел,
Ник йөрисең аны яратып?
Дөреслекне нигә күрмисеңдер?
Ышанасың ялган хыялга.
Яратам, - дип ул бер сиңа гына
Әйтә диеп, зинһар, уйлама.
Оныт аны, оныт, оныт,
Оныт вакытында,
Үкенечең булып калмасын.
Вәгъдә бирәм: бәхетләргә юлны
Башка белән тизрәк табарсың.
Иңнәремә башың куеп менә,
Күз яшеңне тагын түгәсең.
Нигә аның бөтен гөнаһларын
Кичерәсең, гафу итәсең?
Оныт аны, оныт, оныт,
Оныт вакытында,
Үкенечең булып калмасын.
Вәгъдә бирәм: бәхетләргә юлны
Башка белән тизрәк табарсың.
Әрнемичә калмас йөрәккәем,
Бу сүзләрем искә төшкәндә.
Хәзердән үк көнең елап үткәч,
Киләчәктән нәрсә көтәргә?
Оныт аны, оныт, оныт,
Оныт вакытында,
Үкенечең булып калмасын.
Вәгъдә бирәм: бәхетләргә юлны
Башка белән тизрәк табарсың.
Вәгъдә бирәм: бәхетләргә юлны
Башка белән тизрәк табарсың.
Русский перевод
Ты себя, словно, знаешь отлично,
Но порою не знаешь совсем.
Он ведь не достоин тебя, не достоин,
Почему же любовью к нему ты полна?
Почему же не видишь ты правды?
Веришь лживым пустым мечтам.
Что лишь для тебя одной
Он скажет «люблю», не думай, молю.
Забудь его, забудь, забудь,
Забудь пока не поздно,
Чтобы не осталось сожалений.
Обещаю: путь к счастью
С другим ты найдёшь быстрее.
Вот опять, склонив на плечи голову,
Ты роняешь слёзы вновь.
Почему все его грехи
Ты прощаешь, отпускаешь?
Забудь его, забудь, забудь,
Забудь пока не поздно,
Чтобы не осталось сожалений.
Обещаю: путь к счастью
С другим ты найдёшь быстрее.
Не останется в покое сердце,
Когда эти слова вспомню я.
Когда уже сейчас в слезах проходят дни,
Что ждать от будущего?
Забудь его, забудь, забудь,
Забудь пока не поздно,
Чтобы не осталось сожалений.
Обещаю: путь к счастью
С другим ты найдёшь быстрее.
Обещаю: путь к счастью
С другим ты найдёшь быстрее.