Розалар

Розы

Участники

Мурат Гайсин / Айдар Минхаджев

Композитор

Мурат Гайсин

Автор текста

Айдар Минхаджев

Создано

November 10, 2025

Последнее обновление

November 10, 2025

Оригинальный текст

Онытмадым әле бер дә синең "Өзелеп лә сөям" дигәнең. Ә истәме кызыл розаларны Шул сөюгә төреп биргәнем? Бүләк итәм сиңа серләремне, Бүләк итәм сиңа розалар. Чәчәк кенә түгел, сөюне дә Бүләк иткән безгә розалар. "Сөям" - дидең тәүге мәртәбә син, Уттай кайнар иде кулларың. Дәшми генә түбән карадың да Син розалар сыман кызардың. Бүләк итәм сиңа серләремне, Бүләк итәм сиңа розалар. Чәчәк кенә түгел, сөюне дә Бүләк иткән безгә розалар. Алда әле йөрәк янасылар Бергәләп кабызган учакта. Розаларым синең кочагыңда , Ә син үзең минем кочакта. Бүләк итәм сиңа серләремне, Бүләк итәм сиңа розалар. Чәчәк кенә түгел, сөюне дә Бүләк иткән безгә розалар. Бүләк итәм... Бүләк итәм...

Русский перевод

Не забыл я до сих пор твоё «Безумно люблю», что ты сказала. А помнишь красные розы, Что я подарил для той любви? Дарю тебе свои тайны, Дарю тебе розы. Не только цветы, но и любовь Подарили нам розы. «Люблю» - сказала ты впервые, Как огонь горели твои руки. Молча вниз смотрела ты, Ты покраснела словно розы. Дарю тебе свои тайны, Дарю тебе розы. Не только цветы, но и любовь Подарили нам розы. Впереди ещё сердца сольются В пламени зажжённом вместе. Мои розы в твоих объятьях, А ты сама в моих объятьях. Дарю тебе свои тайны, Дарю тебе розы. Не только цветы, но и любовь Подарили нам розы. Дарю... Дарю...

Предложить исправление