Оригинальный текст
Туган якка кайткан-киткән саен ялгыз имән тора күзәтеп,
Еракларга төбәп күзләрен, ул каршы ала, кала озатып,
Әллә нинди уйлар кузгатып!
Каршылыйсың безне, озатасың, юлыбызны юрап яхшыга,
Туган якның гүзәл бизәге, син, ялгыз имән авыл башында!
Фатыйхасын алып бу имәннең, үтмәгәндер инде кем генә?
Күпме серне сагыш-куанычны җыйган имән күңел түренә.
Их, сөйләсем иде бер генә!
Каршылыйсың безне, озатасың, юлыбызны юрап яхшыга,
Туган якның гүзәл бизәге, син, ялгыз имән авыл башында!
Бураннарда юл күрсәтә имән, сыендыра җилдә, давылда,
Гашыйк ярлар шул имәнгә килеп, вәгъдәләшә бергә калырга.
Бик кадерле имән авылга!
Каршылыйсың безне, озатасың, юлыбызны юрап яхшыга,
Туган якның гүзәл бизәге, син, ялгыз имән авыл башында!
Русский перевод
Когда возвращаюсь в родные края, одинокий дуб стоит на страже,
Вглядываясь вдаль своими глазами, он встречает, провожает,
Какие только мысли не будит!
Ты встречаешь нас, провожаешь, благословляя наш путь,
Прекрасное украшение родного края, ты, одинокий дуб на краю села!
Помолившись у этого дуба, кто только не проходил?
Сколько тайн, печалей и радостей собрал дуб в глубине души.
Ах, рассказал бы хоть раз!
Ты встречаешь нас, провожаешь, благословляя наш путь,
Прекрасное украшение родного края, ты, одинокий дуб на краю села!
В метели дуб указывает дорогу, укрывает в ветре, в буре,
Влюбленные приходят к этому дубу, обещают остаться вместе.
Очень дорог дуб для села!
Ты встречаешь нас, провожаешь, благословляя наш путь,
Прекрасное украшение родного края, ты, одинокий дуб на краю села!