Без бит авыл кызлары (икенче вариант)

Мы ведь деревенские девчата (второй вариант)

Участники

Гульназ Зарипова / Айдар Минхаджев

Автор текста

Айдар Минхаджев

Создано

November 10, 2025

Последнее обновление

November 10, 2025

Оригинальный текст

Җәйге болыннарның яме, Сандугачларның көйләре Күчеп кереп калган Безнең нечкә күңелгә. Авылның рәхим-шәфкате, Әти-әниләр рәхмәте Озата барсыннар иде Бөтен гомергә. Әлегә бер көнебез дә Бушка әрәм узмады. Дәрәҗәләрне төшермик, Без бит-авыл кызлары! Язмыш кая ташласа да, Юлларыбыз балкып кала. Көлеп тора өйләребез, Гөлгә уралган. Тәмле-татлы сыйлар пешеп, Табалардан тора төшеп. Өяләнгән безнең куллар Яшьтән сыналган. Әлегә бер көнебез дә Бушка әрәм узмады. Дәрәҗәләрне төшермик, Без бит-авыл кызлары! Егетләрнең иң шәпләре Иң акыллы, чибәрләре Үзебезгә каратканбыз, Ялгышмый йөрәк. Байлык диеп җан атмадык, Һаман гади булып калдык. Булганына шөкер итеп, Яшибез гөрләп. Әлегә бер көнебез дә Бушка әрәм узмады. Дәрәҗәләрне төшермик, Без бит-авыл кызлары!

Русский перевод

Летних лугов красота, Соловьиные трели Глубоко проникли В наши нежные души. Деревни милосердие, Родительское благословение Пусть провожают нас Через всю жизнь. Ещё ни один наш день Впустую не прошёл. Планку не опустим, Мы ведь деревенские девчата! Куда бы судьба ни забросила, Наши дороги светлы. Смеются наши дома, Цветами окружённые. Вкусные угощенья готовя, С жаром от плиты поднимаясь. Наши привыкшие руки С юности закалены. Ещё ни один наш день Впустую не прошёл. Планку не опустим, Мы ведь деревенские девчата! Из парней самых лучших, Самых умных, красивых Мы себе выбрали, Не ошибается сердце. За богатством не гнались, Простыми остались. Тому, что есть, благодаря, Живём, ликуя. Ещё ни один наш день Впустую не прошёл. Планку не опустим, Мы ведь деревенские девчата!

Предложить исправление