Бер атна

Одна неделя

Участники

Айдар Тимербаев / Айдар Минхаджев

Композитор

Айдар Тимербаев

Автор текста

Айдар Минхаджев

Создано

November 10, 2025

Последнее обновление

November 10, 2025

Оригинальный текст

Әле елата, әле җырлата, Туялмый икән күңел туймаса. Күрешүләрне безгә, бәгырем, Әле көтәсе тагын бер атна. Юлларны белеп, яныңа үзем Йөгерим микән әллә булмаса. Сагынуларга нихәлләр түзим Тагын бер атна, озын бер атна?! Әллә саргайсын, әйдә, диләрме, Йөрмидер сыман сәгать телләре. Әйтүе генә җиңел тоела, Бер атна бит ул, җиде көн әле. Юлларны белеп, яныңа үзем Йөгерим микән әллә булмаса. Сагынуларга нихәлләр түзим Тагын бер атна, озын бер атна?! Белмим иртәме, белмим кичләрне, Мөлдерәп тула сөю хисләре. Узар да китәр, дип юатма, Җиде көн бит ул, җиде бит әле! Юлларны белеп, яныңа үзем Йөгерим микән әллә булмаса. Сагынуларга нихәлләр түзим Тагын бер атна, озын бер атна?!

Русский перевод

То заплачет, то запоёт, Не утихнет сердце, если не насытится. Предстоят нам встречи, милая, Ещё целую неделю ждать. Не зная дорог, к тебе сама Прибегу ли я, если не случится. Как вынесу эту тоску Ещё одну неделю, долгую неделю?! Неужели пожелтею, скажи, Словно не идут стрелки часов. Лишь на словах звучит легко, Ведь неделя это - целых семь дней. Не зная дорог, к тебе сама Прибегу ли я, если не случится. Как вынесу эту тоску Ещё одну неделю, долгую неделю?! Не знаю ни утра, ни вечера, Переполняют чувства любви. Не утешай, что пролетит, Семь дней ведь это, целых семь! Не зная дорог, к тебе сама Прибегу ли я, если не случится. Как вынесу эту тоску Ещё одну неделю, долгую неделю?!

Предложить исправление