Оригинальный текст
Күктә якты ай йөзә,
Җирдә колын ил гизә.
Арыса да колынкай,
Күңелендә уенкай.
Ай сорый колынкайдан:
- Килеп чыктың син кайдан
Аякларың сигез,- ди,-
Башыңда бар мөгез,- ди.
Кушымта :
Йокла, балам, йомшагым,
Бәбечем, колынчагым,
Йокла, иртән эшең күп,
Әлли-бәлли, бәү-бәү-бәү...
Колын саный аягын:
- Аягым дүрт, абыем!
Колын чайкый башкаен:
- Мөгезсез мин, айкаем!
Колаклар бит ул шулай
Мөгез сыман тырпайган.
Шәүләм миңа бәйләнә -
Мин икәүгә әйләнәм.
Кушымта .
Әйтә колын:
- Карап тор!
Мин ничәүмен, санап тор!
Ята колын ук сыман,
Колаклары чук сыман.
Җиргә сеңә колынкай -
Җирдә шундый җылыкай
Йомыладыр күзләре,
Оеп бара үзләре...
Бәү-бәү итә урманнар,
Таулар, кошлар, яланнар
Яшел хәтфә болында
Төшләр күрә колын да.
Бөтен дөнья бәү итә,
Ай бишекне тирбәтә.
Алтын нурда елмая,
Зәңгәр күктән моң ява...
Русский перевод
В небе светлый месяц плывёт,
На земле жеребёнок бродит.
Устал жеребёночек,
В душе играет.
Месяц спрашивает у жеребёнка:
- Откуда ты появился,
У тебя восемь ног, - говорит, -
На голове есть рога, - говорит.
Припев:
Спи, дитя моё, мой нежный,
Малыш мой, жеребёночек мой,
Спи, утром дел много,
Баю-баюшки, баю-баю-баю...
Жеребёнок считает свои ноги:
- Ног у меня четыре, братец!
Жеребёнок качает головой:
- Без рогов я, месяц мой!
Уши ведь у него такие,
Как рога торчат.
Тень моя привязана -
Я превращаюсь в двоих.
Припев.
Говорит жеребёнок:
- Смотри же!
Сколько меня, считай!
Лежит жеребёнок стрелой,
Уши как стручки.
В землю погружается жеребёночек -
На земле так тепло,
Закрываются глазки,
Сами засыпают...
Баю-баю поют леса,
Горы, птицы, поляны,
На зелёном лугу
Сны видит жеребёнок.
Весь мир баюкает,
Месяц колыбель качает.
В золотом свете улыбается,
С лазурного неба печаль льётся...