Оригинальный текст
Җаннарымне килеп нидер өйкәй,
Көзге яфрак кебек телгеләнәм.
Салкын җилләр килеп кабат кагылганда,
Сагыш челтәрендәй өзгеләнәм.
Әллә ниләр булды, әллә ниләр,
Язгы елга кебек ярсу чагым?!
Хыял диңгезендә, тагын онытылып,
Ак җилкәндәр алып китсә тагын ...
Күңелемә назлы хисләр тулса,
Үзәгемне килеп сагыш буа.
Бер салкынга һалып, бер ялкынга ягып,
Йөрәгемде сызып җырлар туа.
Русский перевод
Душу мою что-то тревожит,
Как осенний лист, я рвусь на части.
Когда прохладные ветры вновь подуют,
Словно паутину тоски, меня разрывает.
Что же случилось, что же,
С моей беспокойной порой, как весенний ручей?!
В море грез, вновь забывшись,
Если белые паруса унесут опять...
Когда душу нежные чувства наполнят,
Сердце мое тоска окутывает.
То в прохладу окунув, то в пламя бросив,
Сердце мое рождает песни, щемя.