Әнкәем күзләре

Глаза матери

Участники

Зуфар Хайретдинов / Асхар Кашфуллин

Автор текста

Асхар Кашфуллин

Создано

November 10, 2025

Последнее обновление

November 10, 2025

Оригинальный текст

Әнкәем күзләре, Кызартмам йөзләрең, Онытмам алтындай сүзләрең. Яшьләнә күрмәсен, Кайгылар белмәсен Әнкәемнең нурлы күзләре. Күрергә тилмерәм, Төшләрдә тик күрәм Әнкәемнең нурлы күзләрен. "Тәүфыйклы бул, балам, Сабыр бул," - дип кала, Чыксам әгәр ерак сәфәргә. Җитсә дә көзләре, Әнкәем күзләре Дәрт һәм куәт бирә яшәргә. Күрергә тилмерәм, Төшләрдә тик күрәм Әнкәемнең нурлы күзләрен. Әнкәем күзләре Очкынлы үзләре, Йөрәктә акыллы сүзләре. Дөньяга нур чәчә, Әнкәем, мең яшә, Кояш кебек синең күзләрең. Күрергә тилмерәм, Төшләрдә тик күрәм Әнкәемнең нурлы күзләрен.

Русский перевод

Глаза матери моей, Не опозорю ваш лик, Не забуду золотые слова твои. Пусть не стареют они, Пусть не знают печали Светлые глаза моей матери. Не могу их видеть, Только во снах вижу Светлые глаза моей матери. "Будь счастлив, сын мой, Будь терпелив," - говорит она, Когда я отправляюсь в дальний путь. Хоть и достигла осени, Глаза матери моей Дают мне силу и мощь для жизни. Не могу их видеть, Только во снах вижу Светлые глаза моей матери. Глаза матери моей Искрятся сами, В сердце мудрые слова её. Миру свет дарят, Мама моя, живи вечно, Как солнце твои глаза. Не могу их видеть, Только во снах вижу Светлые глаза моей матери.

Предложить исправление