Таңнарда без кавышганда
Йолдыз нурлары тамды.
Эй, сайрады бер сандугач
Тибрәлдереп яшь талны.
Йолдыз нуры тама икән
Тик бәхет таңнарында.
Йолдыз нуры булып тамам
Мин синең җаннарыңа.
Таңнарда без кавышганда
Йолдыз нурлары тамды.
И ул бәхетле минутлар
Кайларда икән калды?
Йолдыз нуры тама икән
Тик бәхет таңнарында.
Йолдыз нуры булып тамам
Мин синең җаннарыңа.
Таңнарда без кавышганда
Йолдыз нурлары тамды.
Ул чакта бездән көнләшеп
Дөрләп йолдызлар янды.
Йолдыз нуры тама икән
Тик бәхет таңнарында.
Йолдыз нуры булып тамам
Мин синең җаннарыңа.
Русский перевод
На рассвете, когда мы встречались,
Звёздный свет струился с высоты.
Ах, пел соловей один,
Качая молодую иву.
Звёздный свет струится лишь
В счастливые рассветы.
Звёздным светом я стекаю
Прямо в душу я твою.
На рассвете, когда мы встречались,
Звёздный свет струился с высоты.
А те счастливые минуты
Где же, где они остались?
Звёздный свет струится лишь
В счастливые рассветы.
Звёздным светом я стекаю
Прямо в душу я твою.
На рассвете, когда мы встречались,
Звёздный свет струился с высоты.
Тогда, ревнуя нас с тобой,
Вспыхнули звёзды дрожью.
Звёздный свет струится лишь
В счастливые рассветы.
Звёздным светом я стекаю
Прямо в душу я твою.