Яңа ел (өченче вариант)

Новый год (третий вариант)

Участники

Э. Калашникова / Асхар Кашфуллин

Композитор

Э. Калашникова

Автор текста

Асхар Кашфуллин

Создано

November 10, 2025

Последнее обновление

November 10, 2025

Оригинальный текст

Яңа елда җанны пакьлек бизи, Ак карлардан күзләр чагыла. Көтелмәгән ак бәхетләр килеп, Тартып алыр кебек янына. Йолдызлардан энҗе бер коелып, Ак чәчәкләр иңгә кагыла. Яңа елда татлы хис уянып, Күңелләргә назлар агыла. Бәйрәм хисе үтеп керә күңелләргә, Дуслар булган чакта яныңда. Көтелмәгән бәхет, бәхет килер кебек Яңа елның якты таңында. Яңа елда гашыйк җаннар өчен Сөю уты дөрләп кабына. Еллар узган саен сагышлы җан Яшьлек мәхәббәтен сагына. Йолдызлардан энҗе бер коелып, Ак чәчәкләр иңгә кагыла. Яңа елда якты хис уянып, Күңелләргә назлар агыла. Бәйрәм хисе үтеп керә күңелләргә, Дуслар булган чакта яныңда. Көтелмәгән бәхет, бәхет килер кебек Яңа елның якты таңында.

Русский перевод

В Новый год душа чистотой полна, В белых снегах отражаются взгляды. Нежданное счастье к тебе придёт, Словно манит, притягивает рядом. Жемчугом звёзды на небе горят, Белые хлопья на плечи ложатся. В Новый год сладкое чувство проснётся, И нежность в сердца начнёт проливаться. Праздничный дух наполняет сердца, Когда друзья собираются вместе. Нежданное счастье, счастье придёт, В светлый рассвет Нового года. В Новый год для влюблённых сердец Огонь любви разгорается ярко. С каждым ушедшим годом душа, Вспоминает юную любовь с грустью. Жемчугом звёзды на небе горят, Белые хлопья на плечи ложатся. В Новый год светлое чувство проснётся, И нежность в сердца начнёт проливаться. Праздничный дух наполняет сердца, Когда друзья собираются вместе. Нежданное счастье, счастье придёт, В светлый рассвет Нового года.

Предложить исправление