Иман нуры

Свет веры

Участники

Альфред Якшимбетов / Асхар Кашфуллин

Автор текста

Асхар Кашфуллин

Создано

November 10, 2025

Последнее обновление

November 10, 2025

Оригинальный текст

Ишеттем азан моңнарын, Нурлана халкым җаны. Тик динебез коткарачак Явызлыктан дөньяны. Күктә алтын ай калыкса, Мәчет ае нурлана. Бәндәң, Раббым, Коръән белән, Иман белән зурлана. Сафланамын, пакъләнәмен Керсәм мәчет эченә. Иман белән яшәт, Тәңрем, Ышаныч бир көчемә. Күктә алтын ай калыкса, Мәчет ае нурлана. Бәндәң, Раббым, Коръән белән, Иман белән зурлана. Изге Ислам динебездә Өмет-ышанычыбыз. Манаралы, айлы мәчет - Иң бәхетле чагыбыз! Күктә алтын ай калыкса, Мәчет ае нурлана. Бәндәң, Раббым, Коръән белән, Иман белән зурлана.

Русский перевод

Я слышал азана напевы, Душа народа озарена. Лишь наша вера сохранит От зла весь мир и племена. Когда златой луной сияет небосвод, Мечети купол светом озарен. Даруй мне, Господи, с Кораном жизни ход, Пусть верой будет дух мой укреплен. Очищусь я, омоюсь благодатно, Войдя в священный купол бытия. Позволь мне с верой жить, о Боже, благодатно, Дай силы мне, чтоб крепла вера моя. Когда златой луной сияет небосвод, Мечети купол светом озарен. Даруй мне, Господи, с Кораном жизни ход, Пусть верой будет дух мой укреплен. В священной вере нашей, в Исламе, Надежда и вера наша живет. Мечеть с минаретом под луной в храме - Наш самый счастливый жизни полет! Когда златой луной сияет небосвод, Мечети купол светом озарен. Даруй мне, Господи, с Кораном жизни ход, Пусть верой будет дух мой укреплен.

Предложить исправление