Гайбәтләр

Сплетни

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Дәшми калу алтын, диләр, Безнең халык алтын сөйми. Тиенен дә калдырмыйча, Көйли-көйли гайбәт сөйли. Имеш-мимеш, фәлән-төгән - Туктамаслар һич сөйләүдән. Кем аерып утырган соң Чын сүзләрне гайбәтләрдән. Сөйләсәң дә кирәк бит ул, Кызык итеп сөйләп бирү. Очып барган чебенне дә "Валлаһи, фил очты", дию. Имеш-мимеш, фәлән-төгән - Туктамаслар һич сөйләүдән. Кем аерып утырган соң Чын сүзләрне гайбәтләрдән. Кем аерылган? Кем кавышкан? Кем нәрсә һәм каян алган? Зыян түгел ач та калсаң, Ач калмыйк тик яңалыктан. Имеш-мимеш, фәлән-төгән - Туктамаслар һич сөйләүдән. Кем аерып утырган соң Чын сүзләрне гайбәтләрдән.

Русский перевод

Молчание - золото, говорят, Но наш народ не любит золота. Не оставляя ни копейки, Сплетни жжём, сплетнями дышим мы. Дескать-мол, то да сё - Не умолкнут ни на миг разговоры. Кто же отделит теперь Правду чистую от сплетен? Надо ведь, если уж говорить, Уметь рассказать поинтересней. Даже пролетевшую муху «Клянусь, слон летел!» - назовём. Дескать-мол, то да сё - Не умолкнут ни на миг разговоры. Кто же отделит теперь Правду чистую от сплетен? Кто расстался? Кто сошёлся? Кто что и откуда достал? Не беда остаться голодным, Лишь бы новостей не лишиться нам. Дескать-мол, то да сё - Не умолкнут ни на миг разговоры. Кто же отделит теперь Правду чистую от сплетен?