Туган җирем (икенче вариант)

Родная земля (второй вариант)

Участники

Шамиль Шарипов / Ангам Атнабаев

Композитор

Шамиль Шарипов

Автор текста

Ангам Атнабаев

Создано

November 10, 2025

Последнее обновление

November 10, 2025

Оригинальный текст

Чияле тау…Юкә урманы… Бәпкә үлән баскан урамы… Кышкы көннең салкын бураны… Мин шушында, дуслар, туганмын. Күп җирләрне иңләп-буйладым, Тик шулай да урау юлларым, Юлларымнан бигърәк уйларым Шушы җиргә мине тарталар. Шушы җирне, шушы һаваны Иң тәү башлап күргән күзләрем, Шушы җиргә пичәтләнеп калган Кечкәй генә (кеп-кечкенә) тәпи эзләрем. Күп җирләрне иңләп-буйладым, Тик шулай да урау юлларым, Юлларымнан бигърәк уйларым Шушы җиргә мине тарталар. Нинди газап, нинди кайгы үтсә Минем шушы туган җиремнән — Әнкәемнең кара чәчләренә Бар да көмеш белән чигелгән. Күп җирләрне иңләп-буйладым, Тик шулай да урау юлларым, Юлларымнан бигърәк уйларым Шушы җиргә мине тарталар. Чияле тау…Юкә урманы, Бәпкә үлән баскан урамы, Кышкы көннең салкын бураны Үзләренә алып кайталар. Күп җирләрне иңләп-буйладым, Тик шулай да урау юлларым, Юлларымнан бигърәк уйларым Шушы җиргә мине тарталар.

Русский перевод

Вишнёвый холм... Липовый лес... Улица, где мох на камнях... Зимнего дня холодный буран... Я здесь родился, друзья мои. Много земель я обошёл, Но всё равно дороги кривые, А больше, чем дороги, думы мои Меня к этой земле влекут. Эту землю, этот воздух Впервые увидели глаза мои, На этой земле отпечатались Маленькие следы моих башмачков. Много земель я обошёл, Но всё равно дороги кривые, А больше, чем дороги, думы мои Меня к этой земле влекут. Какие муки, какая скорбь прошли Через мою родную землю — В чёрных волосах матери моей Всё серебром отметилось. Много земель я обошёл, Но всё равно дороги кривые, А больше, чем дороги, думы мои Меня к этой земле влекут. Вишнёвый холм... Липовый лес, Улица, где мох на камнях, Зимнего дня холодный буран К себе меня зовут обратно. Много земель я обошёл, Но всё равно дороги кривые, А больше, чем дороги, думы мои Меня к этой земле влекут.

Предложить исправление