Син аныкы хәзер

Ты теперь его

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Аның белән култыклашып уздың, Син аныкы хәзер, аныкы… Мин елганың хәзер бу ярында Ә син хәзер теге ярныкы. Араларда тирәнлекләр ята, Һәм дулкыннар ята тау сымак, Таң алдынан күк томаннар ята, Күк томаннар ята ау сымак. Тирәнлектәр һәм дулкыннар аша Йөзеп чыгар идем — хакым юк, Таң алдыннан күк томаннар аша Сине кочыр идем — хакым юк. Очраганда туктап сөйләшергә, Танырга да хәтта хакым юк; Араларда безнең бер кайчан да Булмагандыр кебек якынлык. Мин елганың хәзер бу ярында, Ә син аның теге ярында; Ике яр бит тоташмаган кебек Уртасында елга барында.

Русский перевод

Под руку с ним ты прошла мимо, Ты теперь его, его… Я теперь на этом берегу реки, А ты теперь на том берегу. Между нами лежат глубины, И волны лежат, как горы, С рассвета лежат синие туманы, Синие туманы лежат, как сети. Через глубины и волны Я бы переплыл — но нет права, Сквозь предрассветные синие туманы Я бы обнял тебя — но нет права. При встрече остановиться и поговорить, Даже узнать тебя у меня нет права; Между нами словно никогда Не было близости. Я теперь на этом берегу реки, А ты на том её берегу; Два берега словно не соединяются, Пока между ними течёт река.