Моңлы күзләр

Печальные глаза

Участники

Айдар Тимербаев / Амина Гайфуллина

Композитор

Айдар Тимербаев

Автор текста

Амина Гайфуллина

Создано

November 10, 2025

Последнее обновление

November 10, 2025

Оригинальный текст

Бакча аша уза минем юлым, Шау-гөр килә анда балалар. Яшел, кара, зәңгәр, соры күзләр Каршы алып, озатып калалар. Бергә-бергә күңел ача алар, Берсе генә аерым моңая. Күз төшергәч аның өс-башына, Кыен булып китте миңа да. Исмең ничек, әти-әниең кем Дип сорадым аннан кызганып. Исмем Ләйлә, ә әнием эчә Диеп җавап бирде, кызарып. Кочагыма алып юаттым да, Моңлы күзләр миңа карады. Әллә соң син минем әтиемме? Юк дияргә телем бармады… Әкрен генә киттем үз юлыма, Уйларымның чиге булмады. Ә кызыкай, күзен сөртә-сөртә, Һаман миңа кулын болгады…

Русский перевод

Через сад проходит мой путь, Шумят и играют там дети. Зелёные, карие, синие, серые глаза Встречают меня и провожают. Вместе они открывают душу, Одна лишь отдельно грустит. Когда я взглянул на неё, Мне самому стало тяжело. Как тебя зовут, кто твои родители, Спросил я её с состраданием. Меня зовут Лейла, а мама работает, Ответила она, краснея. Я обнял её, утешая, Печальные глаза смотрели на меня. Неужели ты мой отец? Не смог я сказать «нет»… Тихонько ушёл я своей дорогой, Моим мыслям не было края. А девочка, вытирая глаза, Всё махала мне вслед рукой…

Предложить исправление