Яңа елның төне тылсымлы

Волшебная новогодняя ночь

Участники

Масгуть Имашев / Аманулла

Композитор

Масгуть Имашев

Автор текста

Аманулла

Создано

November 10, 2025

Последнее обновление

November 10, 2025

Оригинальный текст

Яңа елның төне тылсымлы — Сихри көмеш нурга коена. Киләчәккә илтер юлларга Ак чәчәктәй карлар коела. Яңа елның яңа карлары Йомшак кына ява, сак кына. Яңа елның яңа карыннан Дөнья көлә, дөнья яктыра. Яңа елның төне тылсымлы, Чынбарлыкка ашсын теләкләр. Җитәкләшеп атлыйк таңнарга, Бергәләшеп типсен йөрәкләр. Яңа елның яңа карлары Йомшак кына ява, сак кына. Яңа елның яңа карыннан Дөнья көлә, дөнья яктыра. Яңа елның төне тылсымлы, Серле булып утлар кабына. Балачактан килгән әкият Җыя безне чыршы янына. Яңа елның яңа карлары Йомшак кына ява, сак кына. Яңа елның яңа карыннан Дөнья көлә, дөнья яктыра.

Русский перевод

Новогодняя ночь волшебна — В серебристый свет волшебный окунается. На дорогах, что ведут в грядущее, Словно белые цветы, ложится снег. Новогодние свежие снега Тихо падают, нежно так. От новогоднего чистого снега Мир смеётся, мир сияет. Новогодняя ночь волшебна, Пусть желания станут явью. Рука об руку шагнём к рассветам, Пусть сердца бьются в унисон. Новогодние свежие снега Тихо падают, нежно так. От новогоднего чистого снега Мир смеётся, мир сияет. Новогодняя ночь волшебна, Таинственно огни горят. Из детства к нам пришла та сказка, Что собирает нас у ёлки. Новогодние свежие снега Тихо падают, нежно так. От новогоднего чистого снега Мир смеётся, мир сияет.

Предложить исправление