Хәтеремдә — Битаман

В памяти — Битаман

Участники

Ильхам Байтиряк / Аманулла

Композитор

Ильхам Байтиряк

Автор текста

Аманулла

Создано

November 10, 2025

Последнее обновление

November 10, 2025

Оригинальный текст

Әй Биектау ягы! Бабайларның даны Тарих булып хәтергә төшә: Яралы җайдаклар, Арган аргамаклар Ашыт-судан иелеп су эчә. Битаман — туган төбәгем, Битаман — үскән җирем. Битаман — гомер терәгем, Яшел бишегем минем. Урман-болыннарың, Басу һәм кырларың Чиккән сөлге булып җәелгән. Яз һәм көз бар анда, Кышкы ап-ак кар да, Шау чәчәкле яшел җәең дә. Битаман — туган төбәгем, Битаман — үскән җирем. Битаман — гомер терәгем, Яшел бишегем минем. Хезмәт сөйгән халкың Эштә — утлы ялкын. Ял иткәндә җырга, моңга бай. Язгы эшләр беткәч, Сабантуйлар җиткәч Бәйрәм итә һәр елны шулай. Битаман — туган төбәгем, Битаман — үскән җирем. Битаман — гомер терәгем, Яшел бишегем минем.

Русский перевод

О, Биектауский край! Слава дедов наших В память входит историей: Раненые скакуны, Уставшие аргамаки Склонясь к ключу, воду пьют. Битаман — родная сторона моя, Битаман — земля, где рос я. Битаман — опора жизни, Зеленая колыбель моя. Твои леса и луга, Твои поля и нивы Расстелились полотенцем тканым. Есть там весна и осень, И белый снег зимою, И шумное цветенье летних дней. Битаман — родная сторона моя, Битаман — земля, где рос я. Битаман — опора жизни, Зеленая колыбель моя. Твой народ, что любит труд, В работе — пламя жаркое. А на отдыхе богат он песнями. Когда весенний труд завершен, Когда Сабантуй настанет, Так празднует он каждый год. Битаман — родная сторона моя, Битаман — земля, где рос я. Битаман — опора жизни, Зеленая колыбель моя.

Предложить исправление