Кемгә кала безнең учаклар?

Кому достанутся наши очаги?

Участники

Ильнат Фархуллин / Алмаз Ахметгалиев

Автор текста

Алмаз Ахметгалиев

Создано

November 10, 2025

Последнее обновление

November 10, 2025

Оригинальный текст

Чайкала да дөнья чайкала, Кояш сүнә, йолдызлар яна. Сөелмәгән күпме бәгырьләр Тик сагынып үткәндә кала. Кемгә кала безнең учаклар, Сылу кызлар, кайнар кочаклар? Үбеп аның татлы иренен, Йокламыйча төн чыккан чаклар? Кемгә кала безнең учаклар? Ерак кала сине сөйгәннәр, Ерак кала минем сөйгәннәр. Шәм кабызып нурсыз бүлмәдә Бер ялгызы гына көйгәннәр. Кемгә кала безнең учаклар, Сылу кызлар, кайнар кочаклар? Үбеп аның татлы иренен, Йокламыйча төн чыккан чаклар? Кемгә кала безнең учаклар? Чайкала да дөнья чайкала, Кояш сүнә, йолдызлар яна. Гашыйк чакның аулак урыны, Әйтче, язмыш, кемнәргә кала? Кемгә кала безнең учаклар, Сылу кызлар, кайнар кочаклар? Үбеп аның татлы иренен, Йокламыйча төн чыккан чаклар? Кемгә кала безнең учаклар? Кемгә кала безнең учаклар?..

Русский перевод

Качается мир, качается, Солнце гаснет, звёзды загораются. Сколько же сердец не полюбивших Остаются лишь в тоске прошедших дней. Кому достанутся наши очаги, Красивые девушки, горячие объятья? Целуя её сладкие губы, Когда ночь прошла без сна? Кому достанутся наши очаги? Далеко остались те, кого ты любил, Далеко остались те, кого любил я. Зажигая свечу в тёмной комнате, Они в одиночестве сгорали. Кому достанутся наши очаги, Красивые девушки, горячие объятья? Целуя её сладкие губы, Когда ночь прошла без сна? Кому достанутся наши очаги? Качается мир, качается, Солнце гаснет, звёзды загораются. Далёкое место времён влюблённых, Скажи, судьба, кому достанется? Кому достанутся наши очаги, Красивые девушки, горячие объятья? Целуя её сладкие губы, Когда ночь прошла без сна? Кому достанутся наши очаги? Кому достанутся наши очаги?..

Предложить исправление