Ятларга бирмә мине

Не отдавай меня чужим

Участники

Эльвира Хаматнурова / Алия Солтан

Автор текста

Алия Солтан

Создано

November 10, 2025

Последнее обновление

November 10, 2025

Оригинальный текст

Зәңгәр чәчәкләре булыйм, Яраткан гөлләреңнең. Матур хыялларың булыйм, Иң якты көннәреңнең. Голең итеп ярат мине, Бирмә мине ятларга. Салкын җилләр кагылмасын, Тырыш иркәм сакларга. Озын керфекләрең булыйм, Зәп-зәңгәр күзләреңә. Нурлар булып тулыйм әле, Ягымлы йөзләреңә. Сөеп кенә иркәлә син, Ятларга бирмә мине. Сине сөя,сине көтә Ярата сине күңел. Зәңгәр һаваң булыйм күктә, Син сулар өчен генә. Аең булып иркәләрмен. Йолдызлы төннәреңдә. Ай да сөя йолдызларын, Иң караңгы чакларда. Аең булам тик үзеңә, Бирмә мине ятларга…

Русский перевод

Я стану синими цветами Твоих любимых лепестков. Я стану светлыми мечтами Твоих счастливейших деннков. Люби меня, как свой цветочек, Не отдавай меня чужим. Пусть холод ветра не коснётся, Ты береги меня, любимый. Я стану длинными ресницами Твоих лазурных милых глаз. Я светом нежным разольюся По милым чертам лица. Любя, лишь только приласкай меня, Не отдавай меня чужим. Тебя люблю, тебя я жду, Тебя душа моя любит. Я стану синим небом в вышине, Лишь для тебя одного дыша. Я буду лунным светом нежным В твоих звёздных ночах. Луна ведь любит звёзды В самые тёмные часы. Я буду только лишь твоей, Не отдавай меня чужим…

Предложить исправление