Түгәрәк дөнья (икенче вариант)

Круглый мир (второй вариант)

Создано

November 10, 2025

Последнее обновление

November 10, 2025

Оригинальный текст

Беренче күрүдә гашыйк булдык бит без, Таныштык, кавыштык, дөньяга юл ачтык. Гел бергә, гел бергә булырга сүз бирдек, Бу матур дөньяда рәхәт безгә бүген. Сыз(ы)лып таң атканда, алтын ай калыкканда, Без бергә булганга кояш та елмая. Йолдызларга карап, без бәхет юрыйбыз, Рәхмәт Ходаема, түгәрәк дөньябыз. Рәхмәт, әти-әни, без бәхетле бала, Хәер-фатиханы алып китик юлга. Төрле чаклар булды, давыллы, буранлы, Без бергә булганга кайгылар урады. Сыз(ы)лып таң атканда, алтын ай калыкканда, Без бергә булганга кояш та елмая. Йолдызларга карап, без бәхет юрыйбыз, Рәхмәт Ходаема, түгәрәк дөньябыз. Мәхәббәт мәңге ул, кил, бәгърем, бир кулың, Шатланып гел бергә үтик гомер юлын. Сыз(ы)лып таң атканда, алтын ай калыкканда, Без бергә булганга кояш та елмая. Йолдызларга карап, без бәхет юрыйбыз, Рәхмәт Ходаема, түгәрәк дөньябыз. Сыз(ы)лып таң атканда, алтын ай калыкканда, Без бергә булганга кояш та елмая. Йолдызларга карап, без бәхет юрыйбыз, Рәхмәт Ходаема, түгәрәк дөньябыз, Түгәрәк дөньябыз, түгәрәк дөньябыз..

Русский перевод

С первого же взгляда влюбились мы с тобой, Познакомились, встретились, открыли в мир дорогу. Дали слово друг другу — всегда быть вместе, В этом прекрасном мире нам хорошо сегодня. Когда рассвет заалеет, когда золотая луна взойдёт, И солнце нам улыбается, ведь мы вместе. Глядя на звёзды, мы ищем счастье, Спасибо Господу — круглый наш мир. Спасибо, отец и мать, мы счастливые дети, С вашим благословеньем отправимся в путь. Разные времена были — бурные, метельные, Но раз мы вместе — печали прошли. Когда рассвет заалеет, когда золотая луна взойдёт, И солнце нам улыбается, ведь мы вместе. Глядя на звёзды, мы ищем счастье, Спасибо Господу — круглый наш мир. Любовь навеки, приди, любимая, дай мне руку, Радуясь, пройдём вместе жизненный путь. Когда рассвет заалеет, когда золотая луна взойдёт, И солнце нам улыбается, ведь мы вместе. Глядя на звёзды, мы ищем счастье, Спасибо Господу — круглый наш мир. Когда рассвет заалеет, когда золотая луна взойдёт, И солнце нам улыбается, ведь мы вместе. Глядя на звёзды, мы ищем счастье, Спасибо Господу — круглый наш мир, Круглый наш мир, круглый наш мир..

Предложить исправление