Оригинальный текст
Сизми калдым гомеремнең
Акрын гына үткәнен.
Белмим нигә шулай сине
Гомерем буе көткәнмен?
Гомер шулай үтә икән,
Көннәрен санап-санап.
Күзләремне талдырамын
Синең кайтыр юлга карап.
Гомер ага сулар кебек,
Туктатып булмый агышын.
Төзәлмәслек яра булып
Калдың, йөрәк сагышым.
Гомер шулай үтә икән,
Көннәрен санап-санап.
Күзләремне талдырамын
Синең кайтыр юлга карап.
Үткән юлларыңа карап,
Күпме яшьләр түккәнмен.
Белмим нигә шулай сине
Гомерем буе көткәнмен?
Гомер шулай үтә икән,
Көннәрен санап-санап.
Күзләремне талдырамын
Синең кайтыр юлга карап.
Русский перевод
Не заметила, как жизнь моя
Тихо-тихо пролетела.
Не пойму, зачем же я тебя
Всю жизнь ждала так беспредельно?
Вот так жизнь и проходит вся,
Дни считая один за другим.
Я глаза устала вглядываясь
В ту дорогу, где вернёшься ты.
Жизнь течёт, как вольная река,
Невозможно остановить её бег.
Незаживающей раной глубока
Ты остался, тревога сердца навек.
Вот так жизнь и проходит вся,
Дни считая один за другим.
Я глаза устала вглядываясь
В ту дорогу, где вернёшься ты.
На дороги, что ты прошёл смотря,
Сколько слёз я пролила о тебе.
Не пойму, зачем же я тебя
Всю жизнь ждала в своей судьбе?
Вот так жизнь и проходит вся,
Дни считая один за другим.
Я глаза устала вглядываясь
В ту дорогу, где вернёшься ты.