Кайтам Яңавылыма

Вернусь в родную Янавыль

Участники

Марат Гобайдуллин / Альфинур Низамиева

Создано

November 10, 2025

Последнее обновление

November 10, 2025

Оригинальный текст

Канатланып очып кайтам Туган Яңавылыма. Дәрт-дәрман бирә сулары Сусаган җаннарыма. Истә һаман болыныңда Чабышкан колыннарың. Сагындыра Чүмгәләк күл, Җиләкле аланнарың. Фатыйх абый кизләвенең Сулары тәнгә сихәт. Кипкән печән исләреннән Җаннарга була рәхәт. Истә һаман болыныңда Чабышкан колыннарың. Сагындыра Чүмгәләк күл, Җиләкле аланнарың. Уңган ул-кызлары белән Яшәрә Яңавылым. Балаларның шат тавышыннан Гөрләп тора авылым. Истә һаман болыныңда Чабышкан колыннарың. Сагындыра Чүмгәләк күл, Җиләкле аланнарың.

Русский перевод

На крыльях я лечу домой В родную деревню свою. Целебные воды её Изжаждавшейся душе дают. В памяти всегда живут Твои хлебные поля. Манит озеро Чумгаляк, Твои ягодные края. У брата Фатыха в роднике Вода даёт здоровье телу. От запаха сухого сена Душе становится отрадно. В памяти всегда живут Твои хлебные поля. Манит озеро Чумгаляк, Твои ягодные края. С успешными сыновьями, дочерьми Процветает Янавыль моя. От радостных голосов детей Вся деревня оживает. В памяти всегда живут Твои хлебные поля. Манит озеро Чумгаляк, Твои ягодные края.

Предложить исправление