Нариман — туган авылым

Нариман — родная деревня

Участники

Виталий Агапов / Александр Павлов

Композитор

Виталий Агапов

Автор текста

Александр Павлов

Создано

November 10, 2025

Последнее обновление

November 10, 2025

Оригинальный текст

Колышчыдан күчеп килгән Нариман кешеләре. Җиң сызганып авыл салган Баһадир егетләре. Ходай биргән шушы җирдә Безгә гомер итәсе. Бар монда Камчат урманы, Александр чишмәсе. Кайтам әле Нариманга, Сагындым урамнарын. Йөз яшәгез, авылдашлар, Кадерле туганнарым. Югары очтан бормаланып Ага Манча елгасы. Кайларда гына йөрсәм дә, Килә сиңа кайтасым. Туган авылым Нариманга Җырлар багышлар идем. Шушы оҗмах җирләрдән мин — Мәңге аерылмас идем. Кайтам әле Нариманга, Сагындым урамнарын. Йөз яшәгез, авылдашлар, Кадерле туганнарым. Колышчыдан Нариманга — Йөздә кырык чакырым. Матур булсын бәйрәм, диеп, Дусларымны чакырдым. Җырлар җырлап күңел ачыйк, Рәхәт булсын барсына. Шушы җырым бүләк булсын Минем газиз халкыма. Кайтам әле Нариманга, Сагындым урамнарын. Йөз яшәгез, авылдашлар, Кадерле туганнарым.

Русский перевод

Из Колышлы переехав, Нариманцы поселились. Закатав рукава, село основали Отважные молодцы. На этой Богом данной земле Нам век прожить судьба велела. Здесь и Камчатский лес раскинулся, И Александровский родник забил. Вернусь я в свой Нариман, Скучаю по его улицам. Живите сто лет, земляки мои, Дорогие родные мои. С высоких вершин, петляя, Течёт река Манча. Где бы я ни был, всегда Влечёт меня к тебе вернуться. Родной деревне Нариман Песни я посвящал бы. От этих райских мест я бы Никогда не разлучился. Вернусь я в свой Нариман, Скучаю по его улицам. Живите сто лет, земляки мои, Дорогие родные мои. От Колышлы до Наримана — Сорок вёрст всего. Чтоб праздник удался на славу, Друзей своих я пригласил. Песни споём, душу отведём, Пусть всем отрадно будет. Пусть эта песня станет даром Моему дорогому народу. Вернусь я в свой Нариман, Скучаю по его улицам. Живите сто лет, земляки мои, Дорогие родные мои.

Предложить исправление