Бәхет ачкычы

Ключ от счастья

Создано

November 10, 2025

Последнее обновление

November 10, 2025

Оригинальный текст

Барыр юлым борма-борма минем, Таулар менеп, таулар төшәсе. Карурманнар үтеп, диңгезләрне кичеп, Тозлы сулар күпме эчәсе. Җирдә микән, әллә күктә микән Миңа дигән бәхет ачкычы? Күктә булса — менеп алыр идем, Булса әгәр, булса баскычы. Үтәр юлым киртәләрдән тора, Сикәлтәләр очрый юлымда. Эзлим әле, эзлим бар дөньядан Бәхет ачкыч кемнең кулында. Җирдә микән, әллә күктә микән Миңа дигән бәхет ачкычы? Күктә булса — менеп алыр идем, Булса әгәр, булса баскычы. Хыялымда зәңгәр күкне гизәм, Диңгезләрне иңләп үтәмен. Күңел түрләремдә яз кояшым минем, Яздан бәхет, назлар көтәм мин. Җирдә микән, әллә күктә микән Миңа дигән бәхет ачкычы? Күктә булса — менеп алыр идем, Булса әгәр, булса баскычы.

Русский перевод

Вьётся путь мой извилистой лентой, На горы подниматься, спускаться с гор. Через вьюги пройти, моря переплыть, Солёных вод испить мне предстоит. На земле ли, иль в небесах где-то От счастья моего заветный ключ? Если в небе — взобрался бы я туда, Была бы только, была бы лестница. Пролегает путь мой через скалы, Встречаются преграды на пути. Ищу всё ещё, ищу по белу свету — Ключ от счастья в чьих руках лежит. На земле ли, иль в небесах где-то От счастья моего заветный ключ? Если в небе — взобрался бы я туда, Была бы только, была бы лестница. В мечтах своих лазурное небо брожу я, Моря переплываю в просторах тех. В глубинах сердца — солнце весны моей, От весны счастья, ласки я жду теперь. На земле ли, иль в небесах где-то От счастья моего заветный ключ? Если в небе — взобрался бы я туда, Была бы только, была бы лестница.

Предложить исправление