Туган якны сагынам

Скучаю по родным краям

Участники

Рифнур Мажитов / Альбера Мажитова

Композитор

Рифнур Мажитов

Автор текста

Альбера Мажитова

Создано

November 10, 2025

Последнее обновление

November 10, 2025

Оригинальный текст

Туган ягым сине сагынган да, Җыр җырлыймын искә төшкәндә. Ак каеннар кебек моңсулансам, Ялгыз башым ерак җирләрдә. Аккан сулар белән агар идем, Әткәй — әнкәй сезнең якларга. Мәшәкәтләреңне читкә куеп, Кайтам әле туган авылыма. Туган якның үләннәре исле, Сандугачы моңлы сайрайдыр. Ничек кенә язмышлары сала, Туган яксыз яшәп булмыйдыр. Аккан сулар белән агар идем, Әткәй — әнкәй сезнең якларга. Мәшәкәтләреңне читкә куеп, Кайтам әле туган авылыма. Әткәй — әнкәй, туган авылкаем, Сагынам сезне искә төшкәндә. Тауларымны, күлләремне сагынам, Болындагы җиләк пешкәндә. Аккан сулар белән агар идем, Әткәй — әнкәй сезнең якларга. Мәшәкәтләреңне читкә куеп, Кайтам әле туган авылыима.

Русский перевод

Родной мой край, тоскую я по тебе, Пою я песни, когда вспоминаю. Как белые березы печалюсь я, Одинокий, в далеких краях. С текучими водами поплыл бы я, Отец, мать, к вашим родным местам. Отбросив все тревоги и заботы, Вернусь еще в родную деревню. Родного края травы ароматны, Соловей поет протяжно и звонко. Как бы судьба ни складывалась, Без родного края жить нельзя. С текучими водами поплыл бы я, Отец, мать, к вашим родным местам. Отбросив все тревоги и заботы, Вернусь еще в родную деревню. Отец, мать, родная деревенька, Скучаю по вам, когда вспоминаю. Скучаю по горам и озерам моим, Когда на лугу созревает земляника. С текучими водами поплыл бы я, Отец, мать, к вашим родным местам. Отбросив все тревоги и заботы, Вернусь еще в родную деревню.

Предложить исправление