Киттең

Ушла

Участники

Зульфия Валиева / Ахмат Гадель

Композитор

Зульфия Валиева

Автор текста

Ахмат Гадель

Создано

November 10, 2025

Последнее обновление

November 10, 2025

Оригинальный текст

…"Хәзер кайтам" диеп киттең. Кемнәр кисте юлларың? Минем алтын йолдызымны Кайсылары урлады? Киттең, киттең, киттең, җаным. Киттең кайтмас юлларга. Тирән дәрьяларга түгел, Салдың тирән уйларга. Канатларым идең минем, Үткер сүзләрем идең. Әйтегезче, бөркетемә Кемнең күзләре тиде? Киттең, киттең, киттең, җаным. Киттең кайтмас юлларга. Тирән дәрьяларга түгел, Салдың тирән уйларга. Кырлар буйлап сине эзлим, Минем өмет йолдызым. Хәзер кайтам дидең үзең. Ник калдырдың ялгызым? Киттең, киттең, киттең, җаным. Киттең кайтмас юлларга. Тирән дәрьяларга түгел, Салдың тирән уйларга. Бәхет юллары эзләдең, тормыш, дип, матур булсын. Бәгырем, йөргән эзләрең гел чәчәкләргә тулсын. Көмеш нурларга тулсын. Гөлчәчәкләргә тулсын.

Русский перевод

..."Скоро вернусь" сказав, ушла. Кто преградил твои пути? Мою золотую звезду Кто же украл? Ушла, ушла, ушла, душа моя. Ушла дорогой без возврата. Не в глубокие моря, В глубокие мысли погрузила. Ты была моими крыльями, Ты была моими вещими словами. Скажите, на моего орла Чей глаз пал? Ушла, ушла, ушла, душа моя. Ушла дорогой без возврата. Не в глубокие моря, В глубокие мысли погрузила. По полям ищу тебя, Моя звезда надежды. Сама сказала: "Скоро вернусь". Почему оставила одного? Ушла, ушла, ушла, душа моя. Ушла дорогой без возврата. Не в глубокие моря, В глубокие мысли погрузила. Искала дороги счастья, чтобы жизнь прекрасной была. Родная моя, пусть твои следы всегда цветами полнятся. Серебряным светом полнятся. Цветами-цветочками полнятся.

Предложить исправление