Бикә апа чәе

Чай тёти Бики

Участники

Ренат Шарибжанов / Ахмат Гадель

Автор текста

Ахмат Гадель

Создано

November 10, 2025

Последнее обновление

November 10, 2025

Оригинальный текст

Рәхәтлекнең күгендәмен, Чуртыма китсен мәе! Аи — һай тәмле дә, татлы да Бикә апа чәе! Күңел җылысын кушкан ул, Тирән сагышын кушкан. Җанга сихәт бирә торган, Дәрт өсти торган һушка! Ләкин әйтәсе сүзем бар: Иң мөһиме, кирәге: Әниемне хәтерләтә, Аның җылы елмаюы, Миһербанлы йөрәге. Чәйнең иң зур тәмлеткече Ихлас, ачык, уртак сүзләре Бикә апаның язмышы… Түз йөрәгем, бәгырь, түз! Яшьли тол калган гүзәл ул, Өмет алдында — томан. Гомере буе батыр булган, Яманга каршы торган! Ләкин әйтәсе сүзем бар: Иң мөһиме, кирәге: Әниемне хәтерләтә, Аның җылы елмаюы, Миһербанлы йөрәге. Ай, сез татар апалары, Нур сибә йөзләрегез! Шуңа күрә дә яз сыман Сезнең чал көзләрегез! Рәхәтлекнең күгендә мин, Әйтерсең илнең бәе! Шифа белән гамьдән тора Бикә апаның чәе! Ләкин әйтәсе сүзем бар: Иң мөһиме, кирәге: Әниемне хәтерләтә, Аның җылы елмаюы, Миһербанлы йөрәге.

Русский перевод

Я на небесах от блаженства, Пусть уйдёт вся тоска! Ах, как вкусен и сладок Чай тёти Бики! Она вложила в него душевное тепло, Вложила глубокую заботу. Дающий душе здоровье, Исцеляющий от горя! Но есть у меня слова: Самое главное, нужное: Он напоминает мне мать, Её тёплую улыбку, Милосердное сердце. Самая большая приправа к чаю — Искренние, открытые, задушевные слова, Судьба тёти Бики… Терпи, сердце моё, душа, терпи! Она рано овдовела, красавица, Перед надеждой — туман. Всю жизнь была героиней, Против зла стояла! Но есть у меня слова: Самое главное, нужное: Он напоминает мне мать, Её тёплую улыбку, Милосердное сердце. Ах, вы, татарские женщины, Ваши лица светом сияют! Потому и словно весна Ваши седые глаза! Я на небесах от блаженства, Словно господин страны! С исцелением и заботой встаёт Чай тёти Бики! Но есть у меня слова: Самое главное, нужное: Он напоминает мне мать, Её тёплую улыбку, Милосердное сердце.

Предложить исправление