Бөдрә тал (икенче вариант)

Кудрявая ива (второй вариант)

Участники

Татарская народная песня / Ахмат Ерикей

Автор текста

Ахмат Ерикей

Создано

November 10, 2025

Последнее обновление

November 10, 2025

Оригинальный текст

Җиргә таба башын игән Су буенда бөдрә тал. Тал төбендә ялгыз калган Бөдрә чәчле комиссар. Комиссарның чигәсенә Дошман ядрәсе тигән; Бөдрә чәчле комиссарның Канлы күзләре иңгән. Йөгереп килде шәфкать кызы, Ертты аклы күлмәген. Бәйләде ул комиссарның Канга баткан күзләрен. Аклар килеп комиссарның Ярасына типтеләр. Шәфкать кызын мәсхәрәләп, Талга асып киттеләр. Түбән таба башын игән Су буенда бөдрә тал. Тал төбендә шәфкать кызы, Тал төбендә комиссар.

Русский перевод

К земле склонила голову У самой воды кудрявая ива. Под ивою один остался Кудрявый комиссар. В плечо комиссара Вражеская пуля попала; У кудрявого комиссара Глаза кровью налились. Прибежала сестра милосердия, Разорвала белый платок. Перевязала комиссару Кровью залитые глаза. Пришли белые и комиссару В рану затоптались. Сестру милосердия на смех подняв, На иве повесили. Вниз склонила голову У самой воды кудрявая ива. Под ивою сестра милосердия, Под ивою комиссар.

Предложить исправление