Оригинальный текст
Иртән торсам, кичен ятсам,
Сине уйлыйсым килә.
Йөрәгемнең юксынуын
Җырда җырлыйсым килә.
Уйларым тирән диңгездәй,
Уйласам, уйга батам.
Йөрәгемнең ашкынуын
Көчкә генә юатам.
Сагынып, сагынып җырлар җырлыйм,
Ишетә микән иркәм.
Ул да шулай минем кебек
Өзелеп сагына микән.
Русский перевод
Встаю ли утром, ложусь ли вечером,
Думать о тебе хочется мне.
Тоску сердечную, печаль безмерную
Хочется мне выплакать в песне.
Мысли мои глубоки, как море,
Задумаюсь — тону в мечтах.
И сердца трепетное волненье
Лишь силой воли усмиряю я.
Тоскуя, тоскуя, песни пою,
Слышит ли милый меня?
Или он так же, как я,
Разрывается от тоски?