Балык Бистәсе таңы

Рассвет Балык-Бистэ

Участники

Сафьян Ибрагимов / Ахат Сафиуллин

Автор текста

Ахат Сафиуллин

Создано

November 10, 2025

Последнее обновление

November 10, 2025

Оригинальный текст

Ниләр тарта икән сиңа — Урман-кырларың микән, Шунда калган балачакның Тәүге җырлары микән? Үзенә тартадыр һаман Балык Бистәсе таңы. Балык Бистәм, синдәгедәй Алсу таңнар юк тагы. Әллә тартамы үзенә Әби-бабамнар җаны? Кайтмыйм, дигән чаклар була, Очынып кайтам тагын. Үзенә тартадыр һаман Балык Бистәсе таңы. Балык Бистәм, синдәгедәй Алсу таңнар юк тагы. Әллә тартамы үзенә Кузгалаклы болыннар? Йөгереп каршы чыгар сыман Шунда көткән колыннар. Үзенә тартадыр һаман Балык Бистәсе таңы. Балык Бистәм, синдәгедәй Алсу таңнар юк тагы. Ниләр тарта икән сиңа — Җавабын таба алмыйм. Ал бирсеннәр, гөл бирсеннәр, Читләрдә кала алмыйм. Үзенә тартадыр һаман Балык Бистәсе таңы. Балык Бистәм, синдәгедәй Алсу таңнар юк тагы.

Русский перевод

Что же тянет так к тебе — Твои ли леса и поля, Иль детства моего Первые песни те? Всё манит к себе по-прежнему Рассвет Балык-Бистэ. Балык-Бистэ мой, таких как ты Розовых зорь больше нет. Иль тянет к себе меня Душа предков моих? Бывает, говорю — не вернусь, Но вновь с тоской возвращаюсь. Всё манит к себе по-прежнему Рассвет Балык-Бистэ. Балык-Бистэ мой, таких как ты Розовых зорь больше нет. Иль манят к себе меня Вязовые луга? Словно бегут навстречу Ждавшие там жеребята. Всё манит к себе по-прежнему Рассвет Балык-Бистэ. Балык-Бистэ мой, таких как ты Розовых зорь больше нет. Что же тянет так к тебе — Ответа я не нахожу. Пусть дают награды, дарят цветы, На чужбине остаться не могу. Всё манит к себе по-прежнему Рассвет Балык-Бистэ. Балык-Бистэ мой, таких как ты Розовых зорь больше нет.

Предложить исправление