Өчкүлем

Учкуль

Участники

Зиннур Гибадуллин / Абдулла Салахетдинов

Создано

November 10, 2025

Последнее обновление

November 10, 2025

Оригинальный текст

Туган ояларның җан җылысын Җыя микән кошлар каурыйга? Туган-үскән якны гел уйлыйсың, Ташласа да язмыш кай җиргә. Өчкүлем — туган оям, Канатлы бер балаң сыман, Бик сагынган чакларымда Очып кайтырдай булам. Өчкүл күлләренә үрдәк төшә, Уйный чумып, туймый кагынып. Минем кебек ул да кайта микән Туган-үскән җирне сагынып? Өчкүлем — туган оям, Канатлы бер балаң сыман, Бик сагынган чакларымда Очып кайтырдай булам. Көзләр җитә, очар кошлар китә, Җан җылысын җыеп каурыйга. Очар коштай күңелем канат кага Туган якка, туган авылыма. Өчкүлем — туган оям, Канатлы бер балаң сыман, Бик сагынган чакларымда Очып кайтырдай булам.

Русский перевод

Тепло родных гнёзд в душе своей Собирают ли птицы в крылья? О родном крае всегда думаешь, Куда бы судьба ни забросила. Учкуль мой — родное гнездо, Словно крылатое дитя моё, В минуты сильной тоски Я словно б лечу назад. На озёра Учкуля утка садится, Плещется, играет, не зная покоя. Возвращается ли и она, Скучая по родной земле? Учкуль мой — родное гнездо, Словно крылатое дитя моё, В минуты сильной тоски Я словно б лечу назад. Осень приходит, перелётные птицы улетают, Собрав душевное тепло в крылья. Как птица перелётная, душа моя стремится К родному краю, к родной деревне. Учкуль мой — родное гнездо, Словно крылатое дитя моё, В минуты сильной тоски Я словно б лечу назад.

Предложить исправление