Газизләрдән газиз әнкәйләр

Дороже всех дорогих матери

Участники

Захир Исмагиев / Абдулхак Игебаев

Композитор

Захир Исмагиев

Автор текста

Абдулхак Игебаев

Создано

November 10, 2025

Последнее обновление

November 10, 2025

Оригинальный текст

Яшел болыннарда, тугайларда Елмайганда нәфис чәчкәләр, Нәфис чәчкәләрнең елмаюын Бар күңелдән сезгә бүләк итәм. Гүзәлләрдән гүзәл, Изгеләрдән изге, Газизләрдән газиз әнкәйләр. Сызылып кына аткан алсу таңнар Офыкларга нурын чәчсәләр, Шул таңнарның көлтә-көлтә нурын Бар күңелдән сезгә бүләк итәм. Гүзәлләрдән гүзәл, Изгеләрдән изге, Газизләрдән газиз әнкәйләр. Яз аенда былбыл моңнарына Чорналганда ямьле сахралар, Сахра былбылының сихри моңын Бар күңелдән сезгә бүләк итәм. Гүзәлләрдән гүзәл, Изгеләрдән изге, Газизләрдән газиз әнкәйләр.

Русский перевод

На зелёных лугах, в дубравах, Когда нежные цветы улыбаются, Улыбку тех нежных цветов От всего сердца вам дарю. Прекраснее прекрасных, Чище самых чистых, Дороже всех дорогих — матери. Когда алые рассветы, робко восходя, Рассыпают свет свой по небосводу, Тот струящийся свет зари От всего сердца вам дарю. Прекраснее прекрасных, Чище самых чистых, Дороже всех дорогих — матери. Когда весенней порой соловьиными песнями Очаровываются прекрасные степи, Волшебную песнь степного соловья От всего сердца вам дарю. Прекраснее прекрасных, Чище самых чистых, Дороже всех дорогих — матери.

Предложить исправление