Кайчан алып уйнасам да,
Гармун алып кулларга.
Иң яраткан көйләремне,
Багышлыймын кызларга.
Кызлар бит ул кызыл алма,
Күзләр дә кызып тора.
Күзләр дә кызып тора да,
Күңелне ылыктыра.
Сирпелеп караса алар,
Сагышны оныттыра.
Гомер юлын байкыймын да,
Чумам тирән уйларга.
Мыегымда чыкмас борын,
Гашыйк булдым кызларга.
Кызлар бит ул кызыл алма,
Күзләр дә кызып тора.
Күзләр дә кызып тора да,
Күңелне ылыктыра.
Сирпелеп караса алар,
Сагышны оныттыра.
Көн тоташа тәүлекләргә,
Ай тоташа елларга.
Ходай сабырлыклар бирсен,
Безне сөйгән кызларга.
Кызлар бит ул кызыл алма,
Күзләр дә кызып тора.
Күзләр дә кызып тора да,
Күңелне ылыктыра.
Сирпелеп караса алар,
Сагышны оныттыра.
Русский перевод
Когда бы ни взял я играть,
Беру гармонь в руки,
Самые любимые мелодии
Посвящаю девушкам.
Девушки — это красные яблоки,
И глаза горят огнем.
И глаза горят огнем,
Волнуя душу мою.
Когда кокетливо взглянут они,
Печаль забывается.
Наблюдаю я жизненный путь
И погружаюсь в глубокие думы.
Еще усы не пробились,
А я уж влюбился в девушек.
Девушки — это красные яблоки,
И глаза горят огнем.
И глаза горят огнем,
Волнуя душу мою.
Когда кокетливо взглянут они,
Печаль забывается.
День сменяется сутками,
Месяц сменяется годами.
Пусть Бог пошлет терпение
Тем девушкам, что любят нас.
Девушки — это красные яблоки,
И глаза горят огнем.
И глаза горят огнем,
Волнуя душу мою.
Когда кокетливо взглянут они,
Печаль забывается.